Бүген район җитәкчесе Сергей Демидов катнашында атна саен үткәрелә торган җыелыш Алексеевск районы хәрби комиссары Дмитрий Деруновка Рәхмәт хаты тапшыру белән тәмамланды.
Алексеевск районында Алексеевск шәһәр җирлегенең 8 нче бер мандатлы сайлау округы буенча муниципаль берәмлекләр вәкаләтле органнарына “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирү булып узды.
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Алексеевск районына килде. Владыканы район җитәкчесе Сергей Демидов сәламләде.
Район җитәкчесе Сергей Демидов эшлекле очрашу барышында оешма җитәкчеләренә, бүлек начальникларына һәм авыл җирлекләре башлыкларына күп кенә мөһим күрсәтмәләр бирде.
Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә көндез һәм төнлә көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда 16 метрга кадәр) тизлектә җил.
24 июльдә иртәнге 8 дән 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе өлешләп катнашу килешүләрен теркәү мәсьәләләре буенча Бердәм “кайнар линия” көне үткәрә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Балаларны автобусларда төркемләп йөртүне оештыру турында”гы 2017 ел, 23 декабрь, 1621 санлы кагыйдәләре нигезендә 2018 елның 1 июленнән балаларны транспорт чарасы түбәсендә сары яки кызгылт сары төстәге маягы янып торганда гына автобусларда төркемләп йөртү рөхсәт ителә.
18 июльдә хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Урта Тигәнәле авылы кешесе Садыйков Минхаҗип Вагыйз улы туксанынчы туган көнен каршылый.
Хәзер хезмәт турындагы законнарны бозулар турында “Халык контроле”нә хәбәр итәргә мөмкин.
Алексеевск районы җәмәгатьчелеге,
халык контроленә мөрәҗәгать итеп, контрафакт алкогольгә каршы көрәштә мөһим роль уйный ала.