Район җитәкчесе Сергей Демидов эшлекле очрашу барышында оешма җитәкчеләренә, бүлек начальникларына һәм авыл җирлекләре башлыкларына күп кенә мөһим күрсәтмәләр бирде.
Атна саен үткәрелә торган җыелышта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Алексеевск районы буенча бүлеге начальнигы Вячеслав Яковлев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хәмзина, шулай ук Левашево авыл җирлеге башлыгы Светлана Демидова тыңланды.
Елена Хәмзина имин булмаган гаиләләр белән эшләү турында сөйләде.
Светлана Демидова үзенә ышанып тапшырылган авыл җирлегендә салым недоимкалары мәсьәләсен хәл итүләре турында хисап бирде.
Эшлекле очрашуга Сергей Демидов йомгак ясады. Суда фаҗигале хәлләр уңаеннан Алексеевск шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларына, шулай ук тиешле хезмәтләр җитәкчеләренә вакыйгаларның болай тәмамлануын булдырмау буенча күрсәтмә бирде.
– Күпләп коену урыннарына таләпләр тайпылышсыз үтәлергә, коену тыелган урыннарда тиешле аншлаглар торырга тиеш, – дип билгеләп үтте Сергей Анатольевич.
Район җитәкчелеге шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына тапшырылган территорияләрне тиешле тәртиптә, бөтен янгынга һәм террористик куркынычсызлыкка каршы таләпләрне үтәп тоту кирәклеге турында авыл җирлекләре башлыкларының исләренә төшерде.
Киңәшмә Алексеевск районы хәрби комиссары Дмитрий Деруновка Рәхмәт хаты тапшыру белән тәмамланды. Сергей Демидов аңа Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә күпьеллык намуслы хезмәте, Алексееевск районының яшь буынын хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә актив катнашканы өчен рәхмәт әйтте. Дмитрий Николаевич, башка эш урынына күчүе сәбәпле, эшеннән китә.