Алексеевск прокуратурасы хәбәр итә: 2018 елның 1 июленнән балалар автобусларда яңа кагыйдәләр буенча йөртелә

2018 елның 20 июле, җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең “Балаларны автобусларда төркемләп йөртүне оештыру турында”гы 2017 ел, 23 декабрь, 1621 санлы кагыйдәләре нигезендә 2018 елның 1 июленнән  балаларны транспорт чарасы түбәсендә сары яки кызгылт сары төстәге маягы янып торганда гына автобусларда төркемләп йөртү рөхсәт ителә.

Автобусларга “Д” категорияле транспорт чарасын идарә итүгә өзлексез эш стажы балаларны йөртә башлау көненә кимендә бер ел булган машина йөртүчеләр кабул ителә.

Шулай ук  балаларны автобусларда төркемләп йөртүне оештыру өчен  баларның исемлеге (һәр баланың фамилиясен, исемен һәм яшен, ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) телефон номерын күрсәтеп), билгеләнгән озата йөрүчеләр исемлеге (һәр озата йөрүченең фамилиясен, исемен, контакт телефонының номерын күрсәтеп), туроператор, турагентлык яки экскурсияне оештыручы оешма хезмәткәрләре исемлеге (һәр озата йөрүченең фамилиясен, исемен, контакт телефонының номерын күрсәтеп) булырга тиеш.

 Туроператор, турагентлык яки экскурсияне оештыручы, экскурсия хезмәте күрсәтүчеләр, маршрут программасын үтәүдә катнашучылар, әгәр  үзләре белән күрсәтелгән оешмалар белән хезмәт килешүләрен һәм маршрут программасын үтәүдә катнашуларын раслаучы документлары булса, автобуста йөрергә җибәреләләр.

Район прокуроры урынбасары, 1 нче класслы юрист А.Н. Панишев хәбәре буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International