Татарстан Росреестры өлешләп катнашу  килешүләрен теркәү  мәсьәләләре буенча Бердәм “кайнар линия” көне үткәрә

2018 елның 20 июле, җомга

24 июльдә иртәнге 8 дән  12  гә кадәр Татарстан Республикасы буенча  Росреестр идарәсе өлешләп катнашу  килешүләрен теркәү   мәсьәләләре буенча Бердәм “кайнар линия” көне үткәрә.

 «Кайнар линия”гә өлешләп катнашу килешүләре төзү юлы белән торак шартларын яхшыртучы гражданнар да, өлешләп катнашу  килешүләрен теркәүдә сораулары килеп туган өй төзүчеләр дә мөрәҗәгать итә алалар.

Казан кешеләре сорауларына 8(843)255-25-71 телефоны буенча  юридик затларның күчемсез милкен дәүләт теркәвенә алу һәм өлешләп катнашу шартнамәләре бүлеге начальнигы урынбасары Альбина Мәгъсүмова җавап бирәчәк.

Республиканың башка шәһәрләре һәм районнары кешеләре өчен телефоннар Идарәнең  rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында гражданнар мөрәҗәгатьләре бүлегендә урнаштырылган.

Шалтыратып, үз сорауларыгызны бирегез.

 

.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International