Синең кешеләрең, район

2018 елның 20 июле, җомга

18 июльдә хезмәт ветераны,  тыл хезмәтчәне, Урта Тигәнәле авылы кешесе Садыйков Минхаҗип Вагыйз улы туксанынчы туган көнен каршылый.

 Минхаҗип Вагыйз улы Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Ундүрт яшендә ятим кала. Сугыш вакытында Минхаҗип Вагыйз улы колхозда төрле эшләрдә эшли. 1948 елда күрше авыл кызына өйләнә. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе ул “Алга” колхозында эшли, шуннан лаеклы ялга китә. Хәзер улы һәм килене белән яши. Юбилярның 4 оныгы һәм бер оныкчыгы бар.

 Минхаҗип Вагыйз улы туган көне хөрмәтенә район җитәкчелегеннән бүләк һәм котлау открыткасы алды. Шулай ук Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Әлхәт Зәйнуллин аңа  РФ Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International