ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның  19 июленә  Татарстан Республикасы территориясендә   көчле яңгыр , яшен, кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр  тизлектә җил, боз явуы ихтимал.


18
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Рульгә исерек килеш утыру ярамаган эш түгел, ә җинаять. Бөтен җирдә: телевидениедә, вакытлы матбугатта, интернет басмаларында шушы начар күренешкә каршы эш алып барыла. Җәза бирү чаралары турында да мәгълүм.
 

Коену сезонының иң кызган чагы булганлыктан һәм район кешеләрен, шулай ук кунакларны  су үзенә тартып торганлыктан, Татарстан Республикасының Алексеевск районы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су алып килә торган куркыныч турында онытырга ярамавы турында кисәтә.

 

 Белов Илья әлеге ярышта өч тапкыр чемпион булды. Ярыш нигезләмәсе буенча өч тапкыр беренче урынны алган катнашучыга спорт мастеры исеме бирелә.

 

 

 

“Йолдыз” хәрби-тарихи клубы һәм эзләү отряды  Речное авылы янындагы “Олимп” спорт палата лагеренда ял итүче балалар өчен күчмә күргәзмә-лекция үткәрде.

– Планлаштырылган 40 минут урынына чара сәгать ярымга сузылды, – дип сөйли “Йолдыз” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Владислав Осянин. – Балалар сугыш урыннарында эзләү эшләренең максатлары һәм бурычлары, эзләү практикасында  очрый торган кызыклы хәлләр турында бик кызыксынып  тыңладылар, Бөек Ватан сугышы вакытында кызылармиячеләрнең нинди форма киюләре, нинди кораллардан файдаланулары турында белделәр.

 

 Фатир, җир кишәрлеге, гараж яки нинди дә булса башка объектны сатып алганда гариза бирүче алдында хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса.  Моны Росреестр порталында “Тормыш хәлләре” (“Жизненные ситуации”)  сервисы ачыкларга ярдәм итә.


 

Статистика телефон терроризмы очракларының сан ягыннан котылгысыз артуын терки. Тәртип бозучыны нинди җәза көтә соң?


21 июльдә Татарстан Республикасы Спас районында Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның традициягә әверелгән чарасы «Изге Болгар җыены» узачак, дип хәбәр итә безгә район мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков.

 Менә инде ун елдан артык бистә кешеләре тәре йөреше белән Алексеевск җирендә изге иконаны каршылыйлар. Шуның белән әлеге могҗизаи образны хөрмәтләгән ата-бабаларының традицияләрен дәвам иттерәләр.  Быел 15 июль якшәмбе көнгә туры килде, ул күпләргә тантаналарда катнашырга мөмкинлек бирде. Шунысы сөенечле, алексеевскилылар белән бергә бу шатлыкны республиканың Алексеевск бистәсенә махсус килгән башка шәһәрләре кешеләре дә уртаклашты. Мәсәлән, Казаннан  хаҗ кылучылар өчен автобус туры оештырылган иде. Алабуга, Чистай һәм Балык Бистәсеннән дә кунаклар булды.

 18 июльдә р­егламент-профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле телевизион программаларны туктату планлаштырыла:

2:00 - 11:00: «Матч ТВ» ­ программасы;
2:00 - 10:00: «Карусель», «Ро­ссия Культура” программалары;
2:00 - 12:00: «ТВ-Центр» программасы;
2:00 - 14:00: «Звезда»­ программасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International