Рульгә исерек килеш утыру ярамаган эш түгел, ә җинаять. Бөтен җирдә: телевидениедә, вакытлы матбугатта, интернет басмаларында шушы начар күренешкә каршы эш алып барыла. Җәза бирү чаралары турында да мәгълүм.
Алар мондый: ике мең сумнан алып өч мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр төзәтү эшләре, ике елга кадәр мәҗбүри эшләр, ике елга кадәр иректән мәхрүм итү, өч елга кадәр билгеле вазыйфаларда эшләү яисә билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү. Рульгә исерек килеш утырып, берничә ел тормышыңны рәшәткә артында үткәрү кирәкме икән?