Әлеге сервис физик, юридик затлар, шулай ук белгечләргә керергә уңай. Сервис https://rosreestr.ru сайтында “Файдалы мәгълүмат” пунктында урнашкан. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең Алексеевск һәм Чистай районнары буенча муниципальара бүлек начальнигы Аркадий Белкин сүзләренә караганда, “Тормыш хәлләре” (“Жизненные ситуации”) сервисы аркасында анык бер хәлдә ничек эш итәргә кирәклек турында тулы мәгълүматлар алырга, нинди документлар кирәк булачагын ачыкларга яки булган пакетларның тулылыгын билгеләргә мөмкин. Баштан сервис объект һәм операцияне сайлап алырга тәкъдим итә, алар буенча запрос алу планлаштырыла. Аннары гариза бирүчеләргә мәгълүматка төгәллек кертү өчен анкета сорауларына җавап бирергә кирәк булачак. Баштан сайлап алынган операция өчен кирәкле документларның тулы исемлеге, хезмәт күрсәтү бәясе һәм максималь срогы пәйда булачак. Исемлекне бастырып алырга яки сакларга мөмкин. Шулай ук бу биттән гариза бирүче “Электрон хезмәтләр” (“Электронные услуги”) бүлегенә күчә ала, ул киләчәктә эш итү, шул исәптән документлар тапшыру өчен мөмкинлекләр бирәчәк. Әгәр гариза бирүче аның операциясенә туры килә торган очракны тапмаса, ул консультацияне бердәм белешмә телефоны буенча (800)100-34-34) ала ала. Росреестр порталы гражданнарга һәм оешмаларга вакытны экономияләргә һәм кирәкле мәгълүматны тиз алырга мөмкинлек бирүче башка уңайлы сервислар да тәкъдим итә.