“Йолдыз” хәрби-тарихи клубы һәм эзләү отряды Речное авылы янындагы “Олимп” спорт палата лагеренда ял итүче балалар өчен күчмә күргәзмә-лекция үткәрде.
– Планлаштырылган 40 минут урынына чара сәгать ярымга сузылды, – дип сөйли “Йолдыз” хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Владислав Осянин. – Балалар сугыш урыннарында эзләү эшләренең максатлары һәм бурычлары, эзләү практикасында очрый торган кызыклы хәлләр турында бик кызыксынып тыңладылар, Бөек Ватан сугышы вакытында кызылармиячеләрнең нинди форма киюләре, нинди кораллардан файдаланулары турында белделәр. Күргәзмәгә уникаль хәрби ядкарьләр куелган иде, аларның күбесе сугышның чын шаһитлары булдылар, чөнки сугыш барган урыннардан табылдылар. Хикәятне тренер-вожатыйлар да, шулай ук ул кичне балалары янына килгән кайбер ата-аналар да бик рәхәтләнеп һәм игътибар белән тыңладылар. Чара азагында балаларның барысына да бөтен нәрсәгә үз куллары белән тотынырга һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә рөхсәт ителде.