“Изге Болгар җыены” кунаклар көтә

2018 елның 18 июле, чәршәмбе
  •  
    21 июльдә Татарстан Республикасы Спас районында Идел Буе Болгарында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүгә 1129 ел тулу уңаеннан мөселманнарның традициягә әверелгән чарасы «Изге Болгар җыены» узачак, дип хәбәр итә безгә район мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков.

    Тарихи бәйрәмдә ел саен Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән меңләгән мөселман катнаша. Быел да тарихи Болгар җирендә узачак мөселманнар бәйрәмендә кунаклар күп булыр дип көтелә: IX татар ислам дине әһелләре Форумы әгъзалары, илнең барлык төбәкләреннән мөфтиләр, Урта Азия республикалары, ерак чит ил вәкилләре, чит ил ислам югары уку йортларыннан галимнәр-хәнәфи мәзһәбе белгечләре чакырылган.
    Истәлекле тарихи вакыйгада мөхтәрәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы һәм Болгар Ислам академиясе бинасында Ислам дине эшлеклеләре белән очрашуы көтелә. Очрашуда Россиядә Ислам дине үсеше һәм дини белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләшү планлаштырыла. Әлеге чарада Россиянең 70 тән артык төбәгеннән 1100 делегат, шулай ук Россия регионнарындагы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм 28 чит илдән милләттәшләребез, дин кардәшләребез катнашачак.

    Рөстәм хәзрәт әйтүенчә, әгәр агачның тамыры булмаса, агач үсә алмый, ул корып-кибеп бетә. Агач кебек, милләтләр, халыклар да шулай ук. Әгәр халык үзенең үткән тарихын белмәсә, аның белән горурланмаса, бу милләтнең киләчәге юк. Коръәндә Раббыбыз болай ди: “Әй, адәм балалары! Хактыр ки, Без сезне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне кавемнәр вә кабиләләргә аердык” (“Хөҗүрәт” сүрәсе, 13 аять). Димәк, безнең халкыбызның да шушы дөньяда урыны бар. 922 елда бабаларыбыз үз ихтыярлары белән рәсми рәвештә Ислам динен кабул иткәннәр. Әйтергә кирәк, Болгар шәһәрендә 922 елга кадәр үк мәчет-мәдрәсәләребез эшләп килгән. Шул җирлектән Ислам дине бөтен Россиягә тарала башлаган. Халкыбызның тарихында булган иң авыр вакытларда да, төрле аңлаешсыз чорларда да безнең әби-бабаларыбыз шушы Болгар шәһәренә барып, хәрабә биналар янәшәсенә җыелышып, Аллаһы Тәгаләгә дога белән ялварганнар, Раббыбызга догада булганнар. Шулай ук әлеге урын тарихыбызда булган авыр мизгелләрдә дә шушы Болгар җирлеге халкыбызда динебезнең сакланып калуына сәбәпче булган. Елдагыча, традицион рәвештә Болгар җыенына килүчеләр хәзрәтләребезнең вәгазьләрен тыңлый алачак. Җәмигъ мәчете мәйданында җәмәгать белән өйлә намазы укылачак, Коръән укып,  догалар кылыначак. Сәүдә үзәкләре, кул эшләреннән бик бай ярминкәләр, дини китаплар сатылачак.

    Болгарга барырга теләүчеләр өчен район мәчетеннән автобуслар шул көнне иртәнге сәгать 7 дә кузгала. Барырга теләүчеләрдән алдан район мөхтәсибәтенә язылулары сорала.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International