Суда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үтәү фаҗигаләрне булдырмаска булышачак

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Коену сезонының иң кызган чагы булганлыктан һәм район кешеләрен, шулай ук кунакларны  су үзенә тартып торганлыктан, Татарстан Республикасының Алексеевск районы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су алып килә торган куркыныч турында онытырга ярамавы турында кисәтә.

Исегездә тотыгыз: исерек килеш коену аяныч хәлләргә китерергә мөмкин!

 Җәйге сезон башланганнан бирле республикада 50 дән артык кеше батып үлгән. Шул уңайдан көн саен су яннарында кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда җыелма патруль төркемнәренең патрульлек итүе оештырылган. Әлеге урыннарда кагыйдәләрне бозучы кешеләр административ җаваплылыкка тартылачаклар.

Тыела:


- кисәтү һәм рөхсәт булмау турында язылган щитлар куелган урыннарда  коену;
- җиһазланмаган, таныш булмаган урыннарда  коену;

-         исерек килеш суга керү (штрафлар белән каты җәза биреләчәк);

-         балаларга өлкәннәрдән башка коену;

-         йөзү өчен билгеләнмәгән чараларда, әйберләрдә йөзү;

-         билгеләнмәгән урыннарда коену.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International