Алексеевск прокуратурасы хәбәр итә

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

Статистика телефон терроризмы очракларының сан ягыннан котылгысыз артуын терки. Тәртип бозучыны нинди җәза көтә соң?

 Телефон терроризмына стационар һәм кесә телефоннарыннан,  шулай ук факсимиль аппаратлардан шалтыратып эшләнә торган җинаятьләр керә.  Мондый шалтыратуларның максаты гап-гади хулиганлык, танылырга теләү, мөһим объектның эшләвен яки берәр чараны өзү, конкрет кешенең шантажы яки махсус хезмәтләрне гади чакыру булырга мөмкин. Еш кына балигъ булмаганнар телефон хулиганнарына әйләнәләр. Ләкин мондый кыланышлар өчен өлкәннәргә җавап бирергә туры килә. Хулиганлык эшләү ниятеннән әзерләнеп килүче шартлату, ут төртү яки кешеләрнең һәлак булу яки зыян килү куркынычы тудыручы башка төрле гамәлләр өчен җаваплылык каралган һәм ул 200 000 сумнан  500 000 сумга кадәр күләмдә штраф. өч елга кадәр иректән мәхрүм итү яки 2 елдан 3 елга кадәр срокка мәҗбүри эшләр белән җәза бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International