ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
28 октябрьдә сәгать көндезге 11дән 1гә кадәр район Советы бинасында Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты А.Н. Хәйруллинның ярдәмчесе халыкны кабул итте.
Узган пәнҗешәмбедә “Лебяжье” мегафермасының Речное авылы ат абзары янды.
Быел салкыннар үзләрен гадәттәгедән иртәрәк  сиздерде. Безнең күбебез җылы киемнәребезне кияргә дә, шәхси һәм җәмәгать транспортының көпчәкләрен алмаштырырга да өлгердек. Ләкин район үзәге үзе һава торышының үзгәрешләренә әзерме соң? Моның өчен нинди сезонлы эшләр башкарылды. Бу хакта хәбәрчебез шәһәр җирлегебез башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитоновтан сорашып белде.


2014 елның 13-14 октябрендә 2нче Алексеевск урта мәктәбе базасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)”  Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертүдә физкультура-спорт эшен оештыру” темасы буенча физик культура укытучылары өчен өйрәтүче семинар үткәрелде, анда  “Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты”  дәүләт автономияле белем бирү учреждениесе өстәмә һөнәри белем бирүнең методик эшен үстерү бүлеге өлкән методисты Сафин Алексей Алексеевич чакырылды. Эш барышында семинарда катнашучылар белем бирү учреждениеләрендә әлеге комплексны кертү буенча күп санлы сорауларга җаваплар алдылар. Махсус төркемнәрне комплектлау һәм аларны тулыландыру, документлар тутыруны программа белән тәэмин итү, укучыларның физик әзерлеген бәяләү турындагы мәсьәләләр каралды. Семинар азагында анда катнашучылар сертификатлар алдылар.

23 октябрьдә урта һәм югары сыйныфларда Батырлык дәресләре үткәрелде.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм итү үзәге инглиз теле буенча «Business Vocabulary for marketing» (Бизнес өчен лексика. Маркетинг) темасы буенча белем бирү семинары оештырачак. Семинар 30 октябрьдә иртәнге 10нан кичке 5кә кадәр түбәндәге адрес буенча булачак: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 18, ТРның Сәүдә-сәнәгать палатасы.


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 15 октябреннән 17сенә кадәр Биләр һәм Зирекле гомумбелем мәктәбе укучылары Татарстан хәрби-патриотик клубларының ел саен уза торган республика слетында катнаштылар.
Иртәгә бистәнең беренче мәктәбендә сәгать 10да район предприятиеләре һәм оешмалары арасында VI  Спартакиада кысаларында оештырыла торган зурлар арасында шахмат буенча турнир башланачак.
Дүшәмбе көнне Юеш Көрнәледә Кама аръягы төбәгенең җиде районы икътисадчылары һәм бухгалтерлары авыл хуҗалыгы берләшмәләренең нәтиҗәлелеген ничек күтәрү мәсьәләсен тикшерделәр.
28 октябрьдә сәгать 11дән көндезге 1гә кадәр район Советы бинасында Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты А.Н. Хәйруллинның ярдәмчеләре халыкны кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International