“Яшьармиячеләр”гә ГТО куркыныч түгел

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе

Слет кысаларында мәдәни-күңел ачу программаларыннан тыш, спортның төрле хәрби-кулланма төрләре буенча да ярышлар үтте. 

  Борыста тартылу буенча Биләр егетләре бик матур чыгыш ясады. Монда Антон Семенов абсолют җиңүче булды, ә Ришат Шакиров өченче урынны яулады. Антон шулай ук уналты килограммлы гер күтәрү буенча да икенче урынны алды. Дан орденнарының тулы кавалеры М.С.Шляпников исемендәге “Яшьармияче” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Андрей Чугуров хәбәр итүенчә, сәяхәтнең нәтиҗәсен уңай дип атарга була:

 – Без гомумкоманда ярышында җиңүгә ирешмәсәк тә, шәхси зачетта безнең нәтиҗәләребез яхшы. Бу спорт төрләре ГТО нормативларына кертелгәнлектән, хәрби-патриотик клуб катнашучылары аларны уңышлы тапшыра алачак дип ышанып әйтә алам. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International