Район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, авыл мәдәният йортына җыелган икътисад хезмәткәрләрен сәламләп, кунакларны район авыл хуҗалыгындагы эшләр торышы белән таныштырды.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, илдә чит ил авыл хуҗалыгы продукциясен үзебезнекенә алмаштыру сәясәте үткәрелгән шартларда республиканың авыл хуҗалыгы эшчәннәренә җитештерү потенциалларын күтәрергә кирәк, дип билгеләп үтте:
– Соңгы елларда авыл хуҗалыгы продукциясен: тулай продукция, уңышлылык, терлекләр санын арттыруга бик күп игътибар бирелде. Ләкин нәтиҗәлелек мәсьәләләрен кулдан ычкындырдылар, икътисадый блок читтә калды. Хәзер төп максатыбыз – агропромышленность комплексы тармагының нәтиҗәлелеген күтәрү. Мисал өчен, 3,5 млн. гектар сөрү җиребез булып, узган ел йомгаклары буенча без 160 млрд. сумлык продукция алдык, ә Белгород өлкәсендә мәйданнар ике тапкыр күбрәк булса да, анда авыл хуҗалыгы продукциясе шуның кадәр үк алына. Әгәр бер гектарга 40-50 мең сумлык продукция җитештерсәк, Белгород өлкәсендә 100 мең сумлыктан күбрәк җитештерелә. Тормыш бер урында гына тормый, һәм килеп туган сәяси шартларда без шәһәр кешеләренә бөтен авыл хуҗалыгы продукциясен тулы күләмдә җиткерергә тиешбез.
Шулай ук үзенең речендә министр урынбасары берничә тапкыр, хәзер министрлык стратегияне сайлау алдында тора: я авыл хуҗалыгы предприятиеләрен бизнес объектлары буларак файдаланырга, яки авылны булдыру факторы системасына яңадан кайтырга. Соңгысының файдалы икәнлегенә Ришат Рәшит улы мисал итеп “Родина” һәм “Алга” колхозларын китерде. Ул, әлеге предприятиеләр күп еллар дәвамында үзләренең бай яшәүләрен һәм авылны үстерүгә уңай йогынты ясауларын исбат иттеләр, дип билгеләп үтте.
Министр урынбасарының сүзләрен раслагандай, “Родина” колхозы рәисе Илгизәр Әхмәтов үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты: хуҗалыкның оештыру структурасы, авыл хуҗалыгы технологияләре һәм бу елдагы икътисад күрсәткечләре турында сөйләде. Илгизәр Мортаза улы, 208 кешедән торган колхоз хезмәтчәннәренең гомуми җыелышы идарә итү органы булып тора, дип билгеләп үтте:
– Хуҗалык елның-елында тотрыклы рәвештә югары җитештерү-икътисадый күрсәткечләргә ирешә, быел да шулай ук. 1 октябрьгә кыр эшләре тулысынча төгәлләнде. Быел соңгы биш ел өчен рекордлы уңыш – 7152 тонна җыеп алынды. Бөртекле культураларның уңышлылыгы һәр гектардан – 37,2, терлек азыгы культураларыныкы 38,5 центнер булды. Бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр саны – 2400, атлар – 110, дуңгызлар 1000гә якын исәпләнә. Бездә дуңгызчылыкны үстерү буенча программа кабул ителде, һәм киләсе елның 1 июленә дуңгызлар саны 3000гә җитәргә тиеш. Бу елның 9 аенда 3915 тонна сөт җитештерелде, бу – узган елдагыдан 650 тоннага күбрәк. Колхоз продукция сатудан 27 миллион сум акча алды. Чагыштыру өчен: былтыр нибары 6 миллион сум гына алган иде. Хезмәтчәннәрнең уртача хезмәт хакы 14 мең сумга якын тәшкил итә. Колхозның техниканы яңарту өчен дә акчасы бар – быел без КА-744 тракторы, ике комбайн, чәчкечләр сатып алдык. Әйтергә кирәк, мондый нәтиҗәләргә җаваплы һәм профессиональ кадрлар булганда гына ирешеп була.
Колхозда 1980 елдан бирле эшләүче баш бухгалтер Асия Зарипова хезмәттәшләре белән хуҗалыкта файдаланыла торган бухгалтер исәп-хисабы системасы белән таныштырды. Ә баш икътисадчы Виталий Калинин хуҗалыкның финанс-икътисадый күрсәткечләрен анализлап чыгыш ясады.
Шулай ук семинар-киңәшмәдә барлык катнашучылар практикада колхозның эшчәнлеге белән таныштылар, бөртекле ашлык складына, машина утарына һәм товарлык сөт фермасына бардылар.