ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

18 ноябрьдә сәгать 10да район Советы бинасында (Совет мәйданы,1) Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Удачина Гүзәл Любисовна  балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. 2-58-50 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
30 октябрьдә – 2 ноябрьдә Мамадышта урта яшьтәге – 1998-99 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уеннары булды.
Күптән түгел Әлки, Аксубай һәм Нурлат районнары спортчылары катнашында билбау көрәше буенча Алексеевск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеген ачу булды.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга
Күптән түгел “Эпрон” коткару судносы үзенең 55 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чараларда районыбыз вәкилләре катнашты, чөнки экипаж белән шефлык элемтәләре берничә ел элек урнаштырылган иде инде. Бу еллар эчендә судно бортында алтмыштан артык алексеевскилы хезмәт итте. Тантаналы сафта диңгезчеләргә район башлыгы Владимир Козонковның котлау адресы укылды һәм судно командиры беренче ранг капитаны Денис Бергска бүләкләр тапшырылды.
Алексеевск спортчылары 2000-2001 елгы малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча республика Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар.
Шушы көннәрдә сөт-консерв комбинатында аммиакны юк итү буенча янгын-тактик укулары булып үтте.

31
октябрь, 2014 ел
җомга
Сишәмбе көнне Масловкада  модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Ял көннәрендә ТР аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлекчәсе аграр колледж, яшьләр эшләре һәм спорт комитеты, социаль яклау бүлеге, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм “Оксис” компаниясе ярдәмендә социаль яктан якланмаган балалар өчен Казан Кремленә, Милли музейга һәм УНИКСта урнашкан скалодромга сәяхәт оештырды.
2014 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасының Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан “Мотив һәм персонал белән иадрә итү” темасы буенча белем бирү семинары оештырылачак.
2014 елның 24 октябрендә 2000-2007 елгы кызлар һәм  1998-2007 елгы малайлар арасында йөзү буенча Алексеевск муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелеге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International