Шефлык элемтәләре

2014 елның 7 ноябре, җомга

Россиянең Кара диңгез флоты “Эпрон” коткару судносы экипажы, ветераннары, шефлары  527 проектындагы иптәшләреннән Хәрби-Диңгез флоты сафында бердәнбер булып калды, ләкин үзенең яшьлек көннәрендәге кебек үк, теләсә кайсы мизгелдә су өсте корабына батып баручы су асты көймәсе экипажын коткарып калырга ярдәм күрсәтергә әзер.

Бу корабль 1957 елның язында 61 коммунар исемендәге Николаев заводында төзелә. “Эпрон” биографиясе кызыклы вакыйгаларга бай. Ул Кара диңгездә, Урта диңгездә һәм Кара диңгез бугазында дистәләрчә корабльне коткара һәм комнан сөйрәп чыгара.

“Эпрон” водолазлары 200 метрга кадәрге тирәнлектән баткан торпедаларны, миналарны, авиабомбаларны, хәрби техниканың эксперименталь үрнәкләрен өскә чыгара,  Кара һәм Урта диңгезләрдә йөзләрчә чакрым туфракны тикшерә. Урта диңгездә корабльләр һәм судноларның  техник әзерлеген торгызу буенча гаять  зур эш башкарыла. Алар баткан су асты көймәләре экипажларын 500 метрга кадәр тирәнлектән коткару буенча йөзләрчә өйрәнүләр үткәрәләр.  Авария хәлендәге су асты көймәләреннән дистәләрчә хезмәт итүчеләрне чыгаралар. Диңгез өстендә фаҗигагә юлыккан  30дан артык самолетны һәм вертолетны табып, өскә күтәрәләр.

2014 елга  “Эпрон” – Россиянең  Хәрби-Диңгез флотында янгыннарны сүндерергә һәм су өсте корабльләрен буксирга алырга, 500 метрга кадәр тирәнлеккә баткан су асты көймәсе экипажын коткарырга сәләтле бик яхшы бердәнбер коткаручы.

Эпрончыларның күп кенә буыннары һәм бүгенге экипажның гаять зур хезмәте шуннан гыйбарәт, алар бу судноны коткарып калаларһәм бары тик  ул гына бүгенге Россия көче белән су асты көймәсендә эшләүчеләрне коткару операциясенең уңышка ирешүенә ышаныч биреп тора. Бүгенге “Эпрон” Кара диңгез флоты көчләрен коткару-эзләү бурычларын намус  белән хәл итә һәм баткан су асты көймәсе экипажын коткару үрнәкләрен ел саен әлегә өйрәнү максатында гына күрсәтә. Менә 55 ел инде “Эпрон” судносының коткару хезмәте флагманы  флотның коткару отряды составында флот буенча дежур тору бурычларын үти, диңгездә һәлакәткә тарыган корабльләргә һәм судноларга ярдәм күрсәтүгә һәрчак әзер тора.

Бүгенге “Эпрон” экипажы үз судносының хезмәтләре белән горурлана, бәхетле корабль традицияләрен саклый. Рулевойлар, радистлар, моторчылар, электрчылар, водолазлар, такелажниклар, кыскасы, эпромчылар барысы да диңгездә һәм яр буенда җиңел булмаган вахталарында торалар.

Коткару вахталары дәвам итә, коткаручы бүген дә бәла-каза килгән очракта диңгезгә чыгарга һәм  авария хәлендәге корабль бортка якынлашкач, аңа вакытында һәм нәтиҗәле ярдәм күрсәтергә әзер тора.

1977 елда Хәрби-Диңгез флотында  беренче тапкыр хәрби корабль түгел, ә “Эпрон” коткару судносы флотның иң яхшы корабле дип игълан ителә, ә аның 14 ай буе йөзүдә булган экипажының эше бөтен Хәрби-Диңгез флотына үрнәк итеп күрсәтелә. Аның турында газета-журналлар язып чыга, атказанган артистлар, язучылар, спортчылар һәм космонавтлар аның бортына килүне зур дәрәҗә дип саныйлар.

Газета укучы судно тарихы турында интернеттан укый ала, моның өчен эзләүдә корабль исемен генә язарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International