Гадәттән тыш вакыйга урынына коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, шул исәптән “Ялкын” һәм “Зур Полянка” аерым янгынга каршы постлары, Кыр Шунталысы ирекле янгын каравылы хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки тәртип саклаучылар, медицина хезмәткәрләре, газ хезмәте һәм электр челтәрләре хезмәтчәннәре дә килде. Утны сүндерү һәм аммиак болытын юк итү өчен янгын сүндерүчеләр су чаршавы ясадылар. Төгәл эш итү нәтиҗәсендә ут юк ителде, ә аммиак болыты су сиптереп таратылды.