Кызлар – беренче, малайлар – икенче

2014 елның 7 ноябре, җомга
Кызлар Сергей Петряев җитәкчелегендә 14 авыл районы һәм кечкенә шәһәрләрдән килгән яшьтәшләре арасында Татарстан чемпионкалары булдылар, малайлар (тренерлары Константин Елдашев) Балтач районыннан килгән яшьтәшләренә генә бирешеп, икенче урынны алдылар. Турнирда 12 команда чыгыш ясауны исәпкә алганда бу нәтиҗә әйбәт. Тренер Сергей Петряев хәбәр иткәнчә, спортчыларыбызның уңышы беренче чиратта ихтыяр көченә бәйле:

– Малайлар һәм кызлар үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. Бик нык арыганлык, эмоциональ киеренкелек, мускуллар авырту – болар аларның рухын сындырмады. Алар һәр партиядә җиңүне кан һәм тир белән яулап алдылар. Нәтиҗәдә барысы да яхшы килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International