Иске чиркәүгә каршы урнашкан шушы модульле фельдшер-акушерлык пункты авылның бизәге булып тора. Хәзер кешеләр өчен медицина хезмәте күрсәтү сыйфатлыракка һәм уңайлыракка әйләнде – пункт беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен заманча җиһазлар белән җиһазланган. Биредә эшләү өчен шартлар, фельдшер Фалия Шиһамова фикеренчә, элеккегедән шактый яхшырак:
–Иске пункт белән чагыштырганда – бу бер җәннәт. Элек бу урында зур булмаган агач ФАП бинасы урнашкан. Ул җимерелеп төшкәч, медпункт иске контора бинасына, буп-буш, хәтта юынгычка салырга да суны урамнан ташырга туры килгән бүлмәгә күчерделәр. Соңгы вакытта ул бина да искерә башлады, һәм ФАП ярым җимерек бинада яшәде, анда салкын һәм дымлы иде. Заманча һәм уңайлы шартларда эшләве рәхәт. Мин бу авыл кешесе булмасам да, кешеләр миңа яхшы мөнәсәбәттә. Һәр көнне Урта Тигәнәледән килеп эшлим. Ноябрьдә биредә эшли башлавыма бер ел тула. Бу фельдшерлык пункты минем өчен үзенә күрә бер бүләк булды. Район җитәкчелегенә һәм төзүчеләргә рәхмәт.
ФАПны ачып, башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, бу бинаның медицина ягыннан гына түгел, ә бәлки социаль яктан да әһәмияте бар:
–Соңгы өч елда дүртенче ФАПНы ачу – безнең өчен бик күңелле хәл. Авыл өчен, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр өчен мондый учреждениеләр бик кирәк: температураңны, кан басымыңны үлчәтәсең, консультация аласың, витаминнар сорыйсың, кеше белән аралашасың һәм сәламәтләнеп өеңә кайтып китәсең. Бирегә сәламәтлекләре какшау сәбәпле түгел, ә күбрәк бер-берең белән күрешү өчен килсеннәр иде.
Авыл кешеләре исеменнән ветераннар советы әгъзасы Вера Павловна Шипкова чыгыш ясады, ул авылга медицина хезмәткәрләренең ничек килүе турында истәлекләре белән уртаклашты:
– Хөрмәтле пенсионерлар һәм кунаклар. Әлеге медицина учреждениесенең ачылуы белән чын күңелемнән котлыйм. Без бу бинаны озак көеп алдык. 1950 елда безгә яшь кенә кыз Сара Гусейнова килгән иде. Ул бик актив һәм Аллаһы Тәгаләдән бирелгән фельдшер иде: тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кешегә ярдәмгә ашыга, үзенең пациентларына аерым бер җылылык һәм ышаныч белән карый иде. Безнең медпункт ул чакта Войкино участок хастаханәсенә карый һәм ул анда җәяү йөри, яңгырлы, карлы-буранлы көннәрдә дә, зәмһәрир суыкларда да авыруларны атларга утыртып алып бара иде. Медпункт биредә шәхси өйдә урнашкан иде, өйнең бер ягында хуҗабикә яшәде, икенче ягында авырулар дәваланды. Бернинди шартлар да булмады: өй мич ягып җылытылды, керосинкада шприцларны кайнаттылар, пычрак, кар, яңгыр ява, юллар юк... Хәзер барысы да башкача. Мин медигыбызга чын күңелдән уңышлар телим, бу медпункт безне игътибар, җылы караш белән каршыласын иде.
Модульле ФАПны ачуда шулай ук район башлыгы урынбасары Галина Белова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева, район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Альбина Гыйләҗева, авыл җирлеге башлыгы Владимир Репин, җирлек башлыклары да катнашты.