Физкультура укытучылары семинары

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе


2014 елның 13-14 октябрендә 2нче Алексеевск урта мәктәбе базасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер (ГТО)”  Бөтенроссия физкультура-спорт комплексын кертүдә физкультура-спорт эшен оештыру” темасы буенча физик культура укытучылары өчен өйрәтүче семинар үткәрелде, анда  “Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты”  дәүләт автономияле белем бирү учреждениесе өстәмә һөнәри белем бирүнең методик эшен үстерү бүлеге өлкән методисты Сафин Алексей Алексеевич чакырылды. Эш барышында семинарда катнашучылар белем бирү учреждениеләрендә әлеге комплексны кертү буенча күп санлы сорауларга җаваплар алдылар. Махсус төркемнәрне комплектлау һәм аларны тулыландыру, документлар тутыруны программа белән тәэмин итү, укучыларның физик әзерлеген бәяләү турындагы мәсьәләләр каралды. Семинар азагында анда катнашучылар сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International