Бистә кышка әзерме?

2014 елның 29 октябре, чәршәмбе

Александр Сергеевич сөйләгәнчә, әзерлек эшләре район үзәгендә тулы куәткә бара. Мәсәлән, бүгенге көнгә коммуналь хезмәт үзәк һәм башка урамнардагы гомуми озынлыгы 265 метр озынлыктагы суүткәргеч торбалар чистартып бетерде. Бу узган елларда язгы ташкын чорында булган гадәттән тыш хәлләр кабатланмасын өчен шулай эшләнә.  Әлеге хезмәт хезмәтчәннәре тагын бер мөһим эшне – кар җыештыру техникасын әзерләүне дә төгәлләделәр. Хәзер үк инде, кем әйтмешли,  автотранспорт паркында 12 берәмлек махсус техника: ике грейдер, дүрт МТЗ тракторы, шулай ук җәяүле сукмакларын һәм юлларның башка тар урыннарын чистарту өчен билгеләнгән ике Т-25, бер КамАЗ, бер роторлы кар ыргыткыч, урамнарны чистартырга һәм себерергә генә түгел, ә бәлки юлларга ком таратырга да сәләтле күп функцияле ике КДН машинасы тулы әзерлектә тора. Сүз уңаеннан әйткәндә, ком һәм ком-тоз катнашмасы да кышкы чорга, мэр сүзләренә караганда, җитәрлек һәм хәтта артык та әзерләнгән.

Хәзер урамнарыбызны чистарту күпкә  җиңелрәк һәм рәхәтрәк, чөнки быел гына да юл төзүчеләр көче белән берьюлы берничә урамда: Халев, Красноармейск, Гагарин, Чапаев, 8нче Март һәм Подлесная урамнарында өр-яңа асфальт салынды.  Набережная урамындагы 9, 10, 11 һәм 12, Гагарин урамындагы 17 һәм 20, Космонавтлар урамындагы 22, Есенин урамындагы 1, 3, 5, 7 һәм 9нчы күп фатирлы өйләр янындагы территорияләр асфальтланды. Моннан тыш, юлларның кайбер участоклары – Южная, Щорс, Северная урамнарында һәм Апраксин урамындагы юл тулысынча вак таш-ком катнашмасы, ә Светлая урамына туфрак һәм вак таш түшәлде. Коммуналчылар бердәнбер эшне башкарырга –  көзен юлларның чокыр-чакырларын тигезләргә генә өлгермәделәр. Эшләрне уйламаганда-көтмәгәндә безнең якларда башланып киткән кыш аркасында туктатырга туры килде, ләкин әгәр һава торышы мөмкинлек бирсә, юлларыбыздагы  чокыр-чакырлар һәм уемтылар ямалачак. Гомумән алганда, мэр сүзләренә караганда, хәзерге вакытта 2015 елга бистә юлларын нормадагы хәлгә китерү буенча Программа формалаша. Әгәр муниципаль юл фонды расланса,  безнең район үзәгендә  юллар проблемасы көн тәртибеннән алыначак һәм кешеләргә инде урамнарда пычрак изеп йөрергә туры килмәячәк. Кышка җәяүле күперләре дә әзерләнде, аларның торышы көндәлек контрольдә тора.

Александр Сергеевич озак көтелгән тагын бер хәбәр әйтте: октябрь уртасында Оренбург юлында урамнар яңадан яктыртыла башлады. Бер елга якын район үзәгенең көньяк ягында торучылар караңгыда яшәргә мәҗбүр булдылар һәм алар, ниһаять, җиңел сулап куя алалар. Өстәвенә хәзер бу кыш алдыннан, көннәр кыскарганнан-кыскара барганда аеруча актуаль.

Башка шатлыклы нәрсәләр дә  бар. Беренчедән, бистә эчендә (Мәйданда, Казан-Оренбург юлы буенда һәм турыдан-туры район үзәге урамнарында) 1200 агач үсентесе, күбесенчә, каен, юкә, чыршы һәм миләш агачлары утыртылды. Эш район оешмалары, предприятиеләре һәм, әлбәттә инде, Биләр урманчылыгы хезмәтчәннәре көче белән башкарылды. Бу дүшәмбедән  агач ябалдашларын һәм ауган яки әйләнә-тирәдәгеләрнең сәламәтлегенә куркыныч тудырып торучы агачларны кисү буенча көзге айлык башланды. Ике-өч атна дәвамында “Полигон ” хезмәткәрләре бу эшне дә төгәлләргә тиешләр.

Икенчедән, һава торышының көйсезлекләренә дә карамастан, алексеевскилылар гомуми бистә шимбә өмәләрен үткәрергә өлгерделәр, беркетелгән участокларыннан чүп-чарны һәм коелган яфракларны җыештырып алдылар. Каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларында да тәртип урнаштырыла – махсус техника  ялланып, эре чүп-чар: иске көнкүреш техникасы, җиһазлар, агач, бәрәңге ботаклары, такталар һәм башка әйберләр чыгарып түгелә.

      Бу эш ай буена актив төстә алып барыла, ләкин күп кенә мәйданчыкларда берничә көн узганнан соң җыеп алынган чүп-чар урынында яңа шакшы таулары калкып чыга, – дип аптыраганнан кулларын җәя бистә мэры. – Ләкин без, шулай да сәламәт акыл тантана итәр, табигатькә һәм үз ватаныңа потребительләрчә карау вакыт узу белән эзсез югалыр һәм безгә инде язын үзебезнең культурасызлыгыбыз җимешләрен  татырга туры килмәс, дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International