Редакциягә күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тикшерүчесе Садиг Алескеров сөйләгәнчә, янгын турында хәбәр 104нче янгын часте элемтә пультына кичке сәгать тугызынчыларда килә, бу хакта моны очраклы гына күргән чит кеше шалтыратып әйтә. Каравылчы исә, мегаферма территориясен рөхсәтсез калдырып, кайтып китә, әлеге бәла вакытында ул өендә була. Ат абзарының ишекләре бикле була, шуңа да малкайлар тышка чыга алмыйлар.
Янгын командасы вакыйга урынына шунда ук чыгып китә, тик ул килеп җиткәнче ат абзарының түбәсен һәм бинаның эчке ягын ялкын чолгап алган була инде.
Янгын сүндерүчеләр утны сүндерә, якында урнашкан сыер абзарларын саклап кала, тик атларны һәм ат абзарын саклап калып булмый инде. Ничә атның янып үлүе әлегә билгесез.
Бүгенге көнгә янгынның сәбәбе билгесез, тикшерү бара. Әлеге корылма 1970 елда төзелгән, электр үткәргечләре дә искергән. Аларны озак еллар алмаштырмаганнар, үткәргечләр гади механик юл белән генә боргычлап куелган. Өстәвенә ат абзары кыза торган лампа ярдәмендә яктыртылган, алар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозып, плафонсыз куелган. Әле тагын түбәсе дә агачтан, эчтән салам белән җылытылган, бу исә ялкынны тагын да көчәйткән.