ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе


Күчемсез милекне сатып алу-сату килешүләрен төзегәндә күпчелек гражданнар Росреестр белгече теркәүгә документларны кабул иткән икән инде, димәк, бар да тәртиптә, милек хокукын теркәү бары тик вакыт эше, бернинди дә проблема килеп чыгарга тиеш түгел, дип уйлыйлар һәм фатир сатып алу өчен акчаларын түләргә ашыгалар.
25 октябрьдә салым хезмәте физик затлар өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә.
Район мәдәният йортында Укытучылар көне алдыннан педагогия хезмәте ветераннарын һәм егерме беренче гасыр башында яшь буынны укыту эшендә алгы сафларда баручыларны хөрмәтләделәр.

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Узган шимбәдә 3нче Алексеевск урта мәктәбендә 1997-2000 елгы укучылар арасында мини-футбол буенча район ярышлары булып узды, спорт чарасында 60тан артык кеше катнашты.

10 октябрьдә үзәк китапханәнең уку залында узган гадәти булмаган кичә шулай аталды, ул бакый дөньяга күчкән бистәбез укытучыларына багышланган иде. Кичәдә төрле яшьтәге педагоглар, якты дөньядан киткән укытучыларның якын кешеләре, хезмәттәшләре һәм укучылары, шулай ук хәзерге укучылар катнашты.
 Кече һәм урта бизнесның экспортка ориентлаштырылган предприятиеләре өчен белем  бирү чаралары кысаларында Татарстан Республикасы экспортка ярдәм итү үзәге  Алексеевск районы эшмәкәрләренә “Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы шартларында Россия предприятиеләрен үстерү проблемалары һәм перспективалары” семинарында катнашырга тәкъдим итә.
20 ноябрьдә районда өлкән кешеләрне бушлай компьютерда эшләргә өйрәтә башлау планлаштырыла.
9-12 октябрьдә Минзәлә шәһәрендә 2000-2001 елда туган малайлар һәм кызлар арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив мәгълүматлары алдау очраклары турында хәбәрләр белән тулылана.

12 августта авто- һәм мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче Россия Федерациясенең белем бирү учреждениеләренә яңа таләпләр куела.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International