Кагыйдәләр үзгәрде

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Яңа таләпләр автомәктәпләрнең укытучыларына һәм инструкторларына да, шулай ук уку программаларына, автомәйданчыкларга һәм автодромнарга да куела. Программаларны килештерү һәм оешманың укыту-матди базасының  билгеләнгән таләпләргә туры килүе турында гаризалар бирүне дәүләт автоинспекциясе тормышка ашырыла.

Үз программаларын килештергән һәм укыту-матди базаларының барлык таләпләргә туры килүе турында уңай нәтиҗә алган белем бирү оешмаларына нәтиҗәне электрон рәвештә үзләренең Интернет-сайтларына урнаштырырга кирәк.

Хәзерге вакытта Татарстанда дәүләт автоинспекциясенә программаларын килештерүгә һәм нәтиҗә алуга гаризаны машина йөртүчеләрне укыту яки яңадан укыту белән шөгыльләнүче 268 белем бирү оешмасының 133е генә  бирде. Аларның 35е килешү этабын узды, дип хәбәр иттеләр юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт автоинспекциясе идарәсеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International