Мошенниклар йоклап ятмый

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Бу елның октябрендә, мәсәлән, Алексеевск районында яшәүче бер ханым телефон аша алдау корбаны була. Үзен банк хезмәткәре дип таныштыручы әлеге ханымга, банк карточкасы блокировкаланды һәм банк аша аны ачу өчен берничә эш башкарырга кирәк, дип хәбәр итә. Шалтыратуга җавап бирүче ханым ризалаша һәм әйтелгән операцияләрне башкарганнан соң банк карточкасыннан зыян күрүче мошенниклар исәп-хисабына 10 мең сумга якын акча күчерә.

Калган ике очракта  алдакчылар үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм, туганнарыгызга җинаять җаваплылыгы яный, дип хәбәр итәләр, тик “теманы ябып” булырга мөмкинлек бар, диләр. Бу очракта якташларыбыз, сакчыллык күрсәтеп, әлеге хәл турында хәбәр итү өчен полиция бүлегенә мөрәҗәгать итәләр.

 Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алдау очраклары сәбәпле чираттагы тапкыр алексеевскилыларны уяу булырга чакыра: беркайчан да акчагызны тапшырам дип әйтүче таныш булмаган кешеләргә ышанмагыз, ә телефон буенча килгән бөтен мәгълүматларны тикшерегез. Барлык шикле хәлләр турында, шулай ук сорауларыгыз һәм гозерләрегезне 02, 2-40-02 телефоннары буенча полициягә хәбәр итүегез сорала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International