15 февральдә бөтен Россия сугышчан-интернационалистларны искә алу көнен билгеләп үтәчәк.
Җомга көнне Новоспасскида “Ясная поляна” бүлекчәсе базасында терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмә булып узды. Терлекләрне кышлату һәм хуҗалыкларның нәтиҗәлелеген күтәрү семинар-киңәшмәнең төп темалары булды.
Балалар сәнгать мәктәбендә “Бер рояль тарихы” исемле театральләштерелгән концерт булды.
2016 елның 5 февралендә Алексеевск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Семина Н., Алексеевск районының ветераннар советы рәисе Глазунов Н., Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Зәйнуллин Ә. гомере буе балаларга белем биргән укытучы Мортазина Суфия Фазулла кызын 90 яшьлеге белән котладылар.
“Җитештерү һәм куллану калдыклары турында”гы Федераль законның 18 нче маддәсе нигезендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары, хуҗалык һәм башка эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка китереп, аларны җыю нормативлары проектларын һәм аларны урнаштыруга лимитлар эшләмиләр, ләкин дәүләт хакимиятенең вәкиллекле органнарына калдыкларны җыю, файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисапны белдерү тәртибендә (моннан соң – хисап документлары) тапшыралар.
Гыйнварда районда үз язмышларын гаилә җепләре белән 4 пар бәйләде, 6сы аерылды.
Форумның төп темасы гадәти булмаган икътисадый шартларда фермер хуҗалыкларының нәтиҗәлелеген күтәрү булды.
Казандагы районара табигатьне саклау прокуратурасы 2016 елның 5 февралендә көндезге 11 дән 1гә кадәр Алексеевск эшчеләр бистәсенең район Советы бинасында (Совет мәйданы, 1 нче йорт) район һәм бистә халкын әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча күчмә кабул итүне планлаштырды.
2016 елның 13 мартында авыл җирлекләрендә гражданнардан үзара салым җыю буенча референдум булачак.
2 февральдә “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясенең Алексеевскидагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү булды.