Алексеевск балалар сәнгать мәктәбендә театральләштерелгән концерт булды

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Мәктәп укучылары бик матур концерт программасы әзерләделәр, алар бала чагында рояль белән дус булган бер кыз тарихын күрсәттеләр. Ләкин вакыт узу белән ул үзенең балачак дустын оныткан, рояльдә уйнамый башлаган. Яшь артистлар музыка кораллары, биюләр, җырлар һәм театраль миниатюралар ярдәмендә аның турында кызның исенә төшерделәр.

Концертта төп рольләрне театр бүлегенең чыгарылыш сыйныф укучысы Раида Шәйдуллина һәм бала чагында төп героиняны уйнаган сәнгать мәктәбе укучысы Алия Фәттахова башкарды. Рояльне җанландырып җибәргән чистайлы Михаил Захаров та үз ролен әйбәт башкарды.

 Бу концерт балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, ә хәзер Мәскәү губерна сәнгать колледжында укучы Алена Атарбаеваның диплом эше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International