Батырлык ордены кавалеры Юрий Елдашевның биеклекләре

2016 елның 12 феврале, җомга

Бу дата илебез өчен тыныч вакытта да “кайнар нокта”ларда сугышкан һәм куркыныч “сугыш” сүзен берләштерә торган бөтен нәрсәне – авыр сынауларны, йөрәк әрнүләрен һәм газаплануларны үз башларыннан үткәргән кешеләр өчен бик кадерле. Алар арасында Биләр кешесе, хәрби бурычын Төньяк Кавказда үтәгән Юрий Елдашев та бар. Бу егет чит-ят җирләрдә озак булмаса да, кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен Көмеш тәре белән бүләкләнде.

Юрийны армиягә 1998 елның көзге соңгы чакырылышында алалар. Язмыш аны туган якларыннан еракка – кырыс, дымлы климаты белән билгеле Ставрополь шәһәренә илтеп ташлый. Анда һава торышы көненә әллә ничә тапкыр үзгәреп тора. Үзе хыялланганча, Һава-десант гаскәрләренең 247 нче Десант-штурм полкы хәрби частена эләгә. Биредә Юрийга урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумында алган белеме бик ярап куя: частьта аңа механик-машина йөртүче, бу юлы инде хәрби машинаны йөртүче һөнәренә яңадан өйрәнергә туры килә. БМП-2 не йөртү һәм машина төзелешен өйрәнү белән бер үк вакытта яшь солдат яхшы сугышчан әзерлек тә ала. Биредә үк, Ставрополь краенда, парашюттан сикергәндә беренче тапкыр чын биеклекнең нәрсә икәнен аңлый...
1999 елның август башында Юра һәм аның иптәшләре өчен уку чоры тәмамлана. Аларның батальоны самолет белән башка җыелма роталар белән бергә Дагыстанга күчерелә. Анда үзенең 1,5 меңле ялланган боевиклар отряды белән кыр командиры Хоттаб та керә.
– Без самолеттан төшкәч, колонна белән тезелеп, Ботлихск районына киттек, шунда хәрби хәрәкәтләр башланды да инде, – дип искә төшерә Юрий Николаевич. – Дагыстан – таулы як, һәм командование безнең алга банда урнашкан биеклекне алу бурычы куйды. Баштан сугышка Новороссийск батальоны керде (без бер дивизия составында сугыштык), безнең Ставрополь батальоны көчләрне ныгыту өчен аларга бераз соңрак җибәрелде.
Беренче сугыш бик каты булды: боевиклар да, без дә бик яхшы коралланган идек, шуның өстенә ике яктан да снайперлар һәм пулемётчылар эшләде. Безнең әле тагын гранат ыргытучыларыбыз да бар иде, ләкин бу өстенлеккә дә карамастан, боерыкны өченче тәүлектә генә үти алдык – биеклек яхшы ныгытылган иде.
Якташыбыз хәтеренә әлеге сугыш мәңгегә кереп кала: анда аларның батальоны биш егетен югалта, күрше батальонда да һәлак булучылар була. Аннары Юрий каты яраланганчы тагын берничә сугышта катнаша. Чит җирдә ике атна булганнан соң ук сугышларның берсендә снайпер пулясы сулдан оча сөяген үтәли тишеп чыга.
– Ул көнне дә безгә ялланган бандитлар кереп урнашкан биеклекне алырга кирәк иде, – дип сүзен дәвам иттерә Юрий Николаевич. – Ләкин хәл шуның белән катлауланды: тарлавыкларда ян-якларда да боевиклар оялаган иде, алар безгә барлык өч яктан да аттылар. Дошманнарның күпме булуын без белмәдек, шуңа күрә сукырларга сугышырга туры килде. Шул атышуда мин яраландым. Мине яу кырыннан полкташым – Самара егете Вячеслав Филюшин алып чыкты. Мине чакрым ярым арадан сөйрәп барганда ул үзе боевиклар өчен әйбәт мишень булды – пуля аның тез сөягенә эләкте. Аннары без бергәләп госпитальдә яттык: баштан бер атна – Дагыстанда, Буйнакск шәһәрендә, ә аннары безне Ростов өлкәсендәге Новочеркасскига күчерделәр. Ике атнадан артык дәваландым, шуның беренче ике атнасында, сөякләрем ялгансын өчен, ятактан бер дә тормадым. Ә госпитальдән соң демобилизацияләндем. Өйгә 1999 елның ноябрендә кайттым.
Сугышчан хезмәтләре өчен якташыбыз Батырлык ордены – Көмеш тәре, шулай ук исемле сәгать белән бүләкләнә. Аны аңа полк командиры үз куллары белән тапшыра. Дөрес, моннан ике ел элек Юрий Николаевич бу сәгатьне сугышчан дан музеена тапшырды. Ул анда еш була һәм шуның белән башка сугышчы-интернационалистлар белән элемтәдә тора.
...Өенә кайткач, ул берничә ел “Биләр” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесендә ремонт бригадасы бригадиры булып эшли, хәзер “Красный восток” авыл хуҗалыгы предприятиесенең шәхси каравылында тора. Хатыны Лариса Алексеевна белән бергә бер ул тәрбияләп үстерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International