Хисап документлары үз эченә түбәндәгеләрне ала:
1) хисап бирүче кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты турында гомуми мәгълүматлар;
2) җыелган, файдаланылган, зарарсызландырылган, башка юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тапшырылган, башка юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән алынган, хисап чорында урнаштырылган калдыклар балансы;
3) хисап чорында калдыклар тапшырылган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр турында мәгълүматлар;
4) түбәндәгеләрне үз эченә алучы кушымталар:
– I - IV класслы куркыныч калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру эшчәнлегенә лицензия реквизитлары – хисап бирүче муниципаль авыл җирлеге субъекты I - IV класслы куркыныч калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру эшчәнлеген тормышка ашырган очракта.
– хисап чорында калдыкларны башка юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә тапшыруга яки аларны башка юридик затлардан һәм шәхси эшмәкәрләрдән кабул итүгә килешүләрнең күчермәләре һәм күрсәтелгән килешүләр буенча калдыкларны кабул итү-тапшыру актлары күчермәләре. Күрсәтелгән килешү һәм актларның күчермәләре хисап тотучы муниципаль авыл җирлекләре субъекты мөһере белән раслана;
– тимер-томыр, кара һәм төсле металл калдыкларын кабул итү турында кабул итү-тапшыру актлары күчермәсе;
– I - IV класслы куркыныч калдыкларны җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, урнаштыру эшчәнлегенә һәм хисап чорында I - IV класслы куркыныч калдыкларны хисап тотучы муниципаль авыл җирлекләре субъекты юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә биргән лицензия реквизитлары.