Бүген авыл халкын мөһим проблемаларны хәл итүгә һәм кече ватаннарын төзекләндерүгә тарту буенча проектны гамәлгә ашыру турында Левашево авыл җирлеге башлыгы Светлана Демидова сөйли.
2016 елның 17 февралендә Алексеевск муниципаль районында пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча VI республика турнирының беренче этабы үткәрелде. Ярышлар 2 нче спорт комплексында (йөзү бассейны) узды.
Районның иҗтимагый Советы инициативасы белән балалар сәнгать мәктәбендә районыбызда яшәүче халыкларның тарихына һәм мәдәниятенә багышланган “Уртак йортыбыз” исемле туган якны өйрәнү конкурс программасы булып узды. Конкурс бистә укучылары арасында булды.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгының кышкы ике төр ярышы буенча чемпионатында безнең полицийскийлар командасы тагын бер тапкыр өченче урынны алды.
Узган шимбә һәм якшәмбедә Алексеевск районында район башлыгы призына алкалы хоккей буенча ике уен уйналды.
Шимбә көнне район үзәгендә Әфганстанда, Төньяк Кавказда һәм башка “кайнар нокта”лардагы сугыш хәрәкәтләре ветераннарының район берләшмәсе турында зур булмаган документаль фильм төшерелде.
Моннан егерме җиде ел элек совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде.
Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә һәм башка кайнар нокталарда сугышкан ветераннар календарьда билгеләнгән нәкъ менә шул көнне, 15 февральдә, һәлак булган дусларын искә алалар һәм монументлар янында баш ияләр.
Ярышларда зурлар да, шулай ук әлеге спорт төрен яратучы балалар да катнаша ала. Катнашу өчен исемле гаризаларны ярышлар узачак көнне оештыру комитетына бирергә.
16 февральдә, сишәмбе көнне, район мәдәният йортында сәгать көндезге 1 дә өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль районы Советының бишенче утырышы булачак.