Алексеевск районында район башлыгы призына алкалы хоккей буенча чираттагы уеннар булды

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Бу инде Лебедино һәм Биләрдә узган хоккей буенча ярышларның дүртенче этабы булды. Лебединода беренче очрашу Лебедино һәм Урта Тигәнәле спортчылары арасында узды, ул уртатигәнәлелеләр файдасына 14:1 исәбе белән төгәлләнде. Икенче уенда  “Биләр-Тат.Майна” һәм Юеш Көрнәле хоккейчылары җыелма командалары көч алышты.

Шунысы үзенчәлекле, әлеге уенның беренче периодында, 5 нче минутында ук исәпне юешкөрнәлелеләр ачып җибәрде, икенче алканы Биләр һәм Тат.Майна хоккейчылары кертте.

 Шул рәвешчә, беренче период бәйгесе 1:1 исәбе белән тәмамланды. Икенче период катырак, кызурак һәм кызыклырак узды: мәйданчыктан чыгарулар да, җәрәхәтләнүләр дә булды.

Икенче периодның йомгаклау исәбе – 2:2. Икенче уенның соңгы,  өченче периодында “Биләр-Тат.Майна” җыелма командасы хоккейчылары өч алка кертеп, 3:2 исәбе белән юешкөрнәлелеләрне җиңүгә ирештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International