Хәтер һәм рәхмәт көне

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бу көнне Ватан алдындагы бурычларын гомерләре бәрабәренә үтәгән геройларның әниләре, һәйкәлләр һәм обелисклар янына килеп, үзләренең уллары өчен канлы яшь түгәләр. Бу – өченче сүзсез тост әйтелә торган көн...
Алексеевск районының 200 дән артык улы рәхимсез Әфганстанда, дәүләтебезнең бербөтенлеген бүлгәләп бетерергә омтылучы Көнбатыштан җибәрелгән бандитлар кереп тулган Төньяк Кавказда кан койды. Без алексеевскилыларның, күп кенә башка россиялеләр кебек үк, илебезнең көньяк территорияләрен саклап калулары белән горурланабыз.
Хәрби тәҗрибә егетләрне чыныктырды, алар кыска вакыт эчендә ир-егетләр булып үсеп җиттеләр. Үз районнарына кайткач, алар лаеклы кешеләр, әтиләр, ә күпләр инде бабайлар да булдылар. Ветераннар сугышчан дан музее булдырдылар, аның белән район гына түгел, ә республика да горурлана.
Кадерле хәрби хәрәкәтләр ветераннары, сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе һәм хезмәт, исәнлек-саулык һәм иминлек теләргә рөхсәт итегез! Ватан алдындагы сугышчан бурычыгызны намус белән үтәгәнегез өчен рәхмәт сезгә.
Хөрмәт белән район башлыгы
Владимир Козонков.
Сугыш хәрәкәтләре ветераннары
советы рәисе Николай Гордеев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International