Моңа Алексеевск Сугышчан дан музеена ике КГБ ветераны, отставкадагы полковниклар Рөстәм Гайнетдинов белән Рафаэль Шакирҗановларның килүе сәбәп булды. Алар Алексеевскиның сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Әфганстанда хезмәт итеп кайтканнан соң гомерләре киселгән сугышчыларның гаиләләре белән очраштылар. Тарих фәннәре кандидаты, күп кенә китаплар һәм тикшеренүләр авторы, Әфганстанда хезмәт иткән ветеран Рөстәм Гайнетдинов бик күп кызыклы хәлләр турында сөйләде. Сүз, атап әйткәндә, операцияләрнең берсендә дошманнардан тартып алынган “Стингер”ны, түбәннән очучы һава цельләрен (самолётлар, вертолётлар) бәреп төшерү өчен билгеләнгән америкалыларның күчмә зенит-ракета комплексын юк итә алулары турында барды. Шуның өчен ул югары Хөкүмәт бүләгенә лаек булды. “Стингер”ларның ул заманда бәясе әйтеп бетергесез зур була һәм алар безнең һава частьларына сизелерлек зыян китерәләр. Аннары Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафаэль Шакирҗанов аның сөйләвен кызыклы мәгълүматлар белән тулыландырды.
Район башлыгы Владимир Козонков кунакларга Алексеевск ветераннары белән очрашырга теләк белдергәнәре өчен рәхмәт әйтте, районда үткәрелә торган ватанпәрвәрлек эше турында сөйләде.
Ветераннар җитәкчесе Николай Гордеев музейның ничек барлыкка килүе, район җитәкчелегенең ничек булышуы, ветераннар үзләре аны булдыруда ничек эшләүләре турында сөйләде.
– Сезнең музей бердәнбер. Татарстанда да аңа тиңдәшләр юк. Андый музейлар Росиядә дә күп түгелдер, дип уйлыйм. Сез булдыргансыз! Без “Татарстан” дәүләт теле-радио компаниясеннән сезнең эшегез турында зур булмаган фильм төшерүләрен сорадык, – дип чын күңелдән һәм дулкынланып үз фикерләрен әйтте Рөстәм Бәдретдин улы.
Ахырда кунаклар ветераннар белән аралаштылар. Моннан берничә ел элек бакый дөньяга күчкән “әфганлы”, Биләрдән Сергей Заверняевның кече кызы Галина, әти үзенең хезмәте турында бик аз сөйли иде, диде. Сергей Кулев Әфганстаннан соң күп еллар узгач язган шигырьләрен укыды. Павел атакай (Чурашов) автобатальонда хезмәт итү елларын искә төшерде. Телевизиончылар күп кенә ветераннардан фильм өчен интервью алдылар, ул бәйрәм көнне, 23 февральдә иртәнге 9да “Россия-1”каналыннан күрсәтеләчәк.
Ә шуннан соң кунаклар һәм алексеевскилылар “кайнар нокта”ларда хәрби бурычларын намус белән үтәгән сугышчылар һәйкәленә канәфер чәчәкләре куйдылар.