– Безнең авыл җирлеге бер торак пунктны – Левашево авылын үз эченә ала, – ди Светлана Анатольевна.– Ни кызганыч, кешеләрне авыл ихтыяҗларына акча җыюның мондый формасыннан файдалану кирәклегенә ышандыру бик авыр булып чыкты, шуңа күрә гражданнардан үзара салым җыю Программасына без узган ел гына кереп кушылдык.
Бик авырлык белән 300 әр сум акча җыйдык, чөнки авылда студентлар һәм Левашевода пропискада торып та, анда яшәмәүчеләр бик күп.
Проектта халыкның барлыгы 75 проценты катнашты, шуның аркасында җирле бюджет копилкасы 70200 сумга тулыланды. Республика ярдәме (авыл кешесенең һәр сумына Татарстан казнасыннан 4 сум) белән бергә бу сумма 351 мең сум тәшкил итте. Моннан тыш, безгә авылда элек яшәгән кешеләр һәм дачада торучылар да хәлләреннән килгәнчә булышалар.
Референдумда проблемалар һәм планнар билгеләнде, аларны гамәлгә ашыруга акча сарыф ителәчәк. Беренче чиратта акчаны юлларны төзекләндерүгә (кышын аларны кардан чистартырга һәм язын тигезләргә), каты көнкүреш калдыкларын чыгарып түгүгә, полигондагы каты көнкүреш калдыкларын өемнәргә өюгә юнәлдерергә кирәклеген исәпләп чыгардык. Җирле бюджетта бу максатларга акча каралмаган, шуңа күрә шушы республика проектында катнашканчы без ул “кайнар” темаларны көн тәртибеннән төшермәдек. Тикшерелә торган тагын бер тема зиратларны төзекләндерү булды. Алынган өстәмә акча исәбенә зиратта агачларның комачаулап торучы ботаклары киселде һәм куаклыклар төпләнде.