Ата-бабаларыбызның традицияләрен искә алып

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Район үзәгенең өч мәктәбе укучылары, аграр колледж студентлары һәм Изге Алексий чиркәве каршындагы Якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар үз белемнәре белән таңга калдырдылар. Балаларның белемен составына иҗтимагый Совет рәисе Надежда Тарасова, район ветераннар Советы рәисе Николай Глазунов, үзәк китапханә директоры Ольга Бурмакина һәм мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Равия Мортазина бәяләде.

 Конкурста катнашучыларга  мәдәният бүлеге белгечләре әзерләгән сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Традиция буенча һәр команда баштан үзенең визит карточкасын күрсәтте, үзе турында кыскача гына сөйләп китте. Монда икенче мәктәп командасы аеруча да сокландырды. Балалар бу идеягә иҗади якын килгәннәр һәм катнашучыларның һәркайсы милли киемнәр – рус, татар, чуаш, мордва киемнәре киеп килгәннәр иде. Ә команда капитаны Илназ Камаев, чегән кызы булып киенеп, катнашучыларның кәефен күтәрде.

 Яшь туган якны өйрәнүчеләрнең беренче биреме теге яки бу милли киемне һәм аның элементларын дөрес итеп атау булды. Моның өчен В.И. Абрамов исемендәге туган якны өйрәнү музееннан махсус күргәзмә экспонатлары алып килделәр. Ә киемнәр белән бәйләнгән сорауларны аның директоры Ольга Кладова бирде. Икенче сынауда балалар, сандыктан алып, ата-бабаларыбызның көнкүрештә куллана торган кирәк-яракларына дөрес исем бирергә һәм  аларның нинди максатта файдаланылуларын билгеләргә, башка этапларда конкурста җиңү өчен халык биюләрен, бәйрәмнәр, кухня, уеннар турында белергә тиешләр иде.

 Ахырга кадәр кемнең җиңәчәге билгесез булды. Колледж студентлары бик җитез уйнап, командаларның башка катнашучыларының  җавапларын дөрес тулыландырып тордылар. Дини тормыш турындагы сорауларда Якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар көчле булды. Өченче мәктәп балалары да актив җавап бирделәр. Аларның җиңәчәге көн кебек ачык иде, ләкин ахырдан жюри әгъзалары карары белән җиңү беренче мәктәптән “Ябалаклар”га бирелде. Балалар һәр дөрес җаваптан соң бердәм рәвештә  мәктәпнең эмблемасы булып торучы ябалак кебек ухылдап куйдылар. Җиңүче команданың капитаны Алия Нургалиева хәтта конкурсның районыбыз турында күбрәк белергә булышуын әйтте.

–      Без бу конкурска озак әзерләндек, район турында китаплар укыдык, укытучылар белән сөйләштек. Бу мәгълүматны табу бик үк җиңел түгел. Интернетта, мәсәлән, туган ягыбыз, гадәти булмаган тарихи вакыйгалар турында мәгълүматлар бик аз...

 Конкурста җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләгәндә  жюри әгъзалары, мондый конкурс авыл мәктәпләрендә дә узачак, дип билгеләп үттеләр. Ә зона этапларында җиңүчеләр  районның иң кызыксынучан туган якны өйрәнүчеләрен ачыклау өчен ел ахырында финалда очрашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International