Ярышлар республика башкаласының “Динамо” чаңгы базасы урнашкан Аккош күлендә өч көн буена барды.
Казанга килүнең беренче көнендә полиция хезмәткәрләре чаңгыда узышу ярышлары (хатын-кызлар – 5 км, ир-атлар – 10 км дистанциядә) булды. Тәртип саклаучылар шактый уңышлы булып чыктылар: алар, өченче урынны алып, авыл берләшмәләре арасында иң яхшы командалар өчлегенә керделәр.
Икенче көнне тирда – Макаров пистолетыннан ату, өченче көнне команда эстафетасы оештырылды.
Барлык ярышларның нәтиҗәләре буенча безнең полиция бүлеге командасы гомумкоманда өченче урынын яулый алды. Бу бүләкне район “копилкасы”на Ефим Буланов, Руслан Хәйбуллин, Светлана Сафиуллина, Илья Мухин һәм Георгий Захаров өстәде.
– Ни кызганыч, егетләребез әлегә чемпионат җиңүчеләрен һәм көмеш призерларын артта калдыра алмадылар, – ди личный состав белән эшләү буенча полиция бүлеге начальнигы ярдәмчесе Владимир Иванов. – Былтыргы кебек үк, беренче һәм икенче урыннарга сабалылар һәм балтачлылар лаек булды.