Редакциягә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хәбәр иткәнчә, әлеге шимбә көнендә 2005 елда туган һәм кечерәк
малайлар һәм кызларга – 2 км; 2003-2004 елларда туучыларга – 3 км; ә бу яшьтәге кызларга –2 км;
2001-2002 елгы укучыларга – 3 км;
1998-2000 елгы егетләргә –5 км; ә кызларга 3 км чабып узарга кирәк булачак.
18-29 яшьлек, 30-44 яшьлек, 45-59 яшьлек, 60 яшьлек һәм өлкәнрәк ир-атларга да 5 км дистанцияне узарга кирәк, ә хатын-кызларга (яшь категорияләре шул ук) җиңелрәк бирем, 3 км гына узарга кирәк булачак.
Ярышлар сәгать 10да башлана, теркәү – бер сәгатькә иртәрәк.