Район сайлаучылары игътибарына!

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

2016 елның 13 мартында Биләр, Зур Полянка, Зур Тигәнәле, Бутлеровка, Войкино, Зирекле, Кыркүл, Көрнәле, Лебедино, Лебяжье, Левашево, Майна, Урманасты Шунталысы, Родники, Ромодан, Сахаровка, Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Ялкын авыл җирлекләрендә  гражданнардан үзара салым җыю буенча референдум булачак. Тавыш бирү  иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр сайлаучыларның яшәү урыннарындагы 50 сайлау участогында узачак. Тавыш бирү көнендә тавыш бирә алмаган сайлаучылар моны срогыннан элек, 4 марттан 10 мартка кадәр муниципаль берәмлек сайлау комиссиясе (территориаль сайлау комиссиясе) бинасында (адрес: Совет мәйданы, 2 нче йорт), ә 11 марттан 14 мартка кадәр үзләренең яшәү урынындагы сайлау участокларында эшли алалар. Эш көннәрендә кичке 4 тән  8 гә кадәр, ял көннәрендә иртәнге 8 дән 4 кә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International