ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, кышның икенче аенда 15 сабый: 6 малай һәм 9 кыз дөньяга килгән. 5 гаиләдә – беренче, 8 гаиләдә – икенче, бер гаиләдә – өченче, дүртенче һәм аннан да күбрәк бала бер гаиләдә туган. Ата-аналар үзләренең балаларына Ксения, Анна, Матвей, Данил, Анастасия, Әлихан, Әмирхан, Сергей, Варвара, Әминә һәм Мәдинә (игезәкләр), Полина, Елена, Анастасия исемнәрен биргәннәр.
Шул чор эчендә 30 кеше: 18 ир-ат һәм 12 хатын-кыз дөньядан киткән, аларның 7се (шул рәвешчә, 5 һәм 2) – эшкә сәләтле яшьтә.