Моңа кадәр Бутлеровка авыл җирлеге хисап җыелышында булган район башлыгы Владимир Козонков киңәшмә дилбегәсен үз кулына алды. Анда “Родина” колхозы рәисе Илгизәр Әхмәтовның хисабы тыңланды. Хисаптан аңлашылганча, 2015 елда авыл хуҗалыгы предприятиесенең сатудан кергән акчасы 200 миллион сум тәшкил иткән, ә бер гектар сөрү җиреннән 33 мең сум алынган. Башка хуҗалыкларда исә бу күрсәткеч күпкә азрак. Башлык хуҗалык җитәкчеләренең төп игътибарын хуҗалыкларның үсәр өчен мөмкинлекләре булуга юнәлдерде:
–Менә бер үк районда бертөсле яшибез кебек: клублар да салабыз, газ, су да бар. Ләкин нәтиҗә төрле. “Ясная поляна”район авыл хуҗалыгы җирләре территориясенең 30 процентын эшкәртә, ә җирнең файда бирүчәнлеге “Родина” колхозындагыдан биш тапкыр азрак. Ләкин бу, “Вамин”ның банкротлыкка чыгуы белән бәйләнгән хәлне исәпкә алып, биредә эшләүчеләрнең гаебе генә түгел. Бу бездә резервларның, гаять зур резервларның барлыгы турында сөйли. Күрше хуҗалыкларда аерманың зур булмавы – бер нәрсә, ә менә аерманың дүрт тапкырдан артып китүе безнең эшләп җиткермәвебезне күрсәтә.
Ясная поляна” җитәкчесе Рәфәгат Әлиуллов семинарда катнашучыларга хуҗалыкның хәзерге хәле турында хәбәр итте. Бер сыердан 11 литрдан күбрәк сөт савып алына. 2015 елда бозаулар 2014 елдагыдан 234 кә күбрәк алынган. Ясалма орлыкландыру белән катлаулылыклар булмаса, бу күрсәткеч югарырак та булыр иде. Әлеге проблеманы хәл итү өчен күптән түгел орлыкландыру буенча өч кабинетка җиһазлар сатып алынган. Хуҗалык алдында лейкозга каршы көрәшү тагын бер мөһим бурыч булып тора. Район башлыгы аны хәл итү өчен район ветеринария берләшмәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә тәкъдим итте.
Хуҗалык җитәкчеләрен һәм терлекчеләрне сөтне сату һәм сатып алу бәясе дә кызыксындырды.