2016 елның 5 февралендә Алексеевск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Семина Н., Алексеевск районының ветераннар советы рәисе Глазунов Н., Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Зәйнуллин Ә. гомере буе балаларга белем биргән укытучы Мортазина Суфия Фазулла кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.