ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Әйтергә кирәк, республика һәм районыбызның күренекле урыннары буйлап мондый күчмә чараларны Эчке эшләр министрлыгы ветераннары даими төстә оештырып торалар. Баштан эчке эшләр органнарының отставкадагы хезмәткәрләре Изге Чишмәгә, аннары Биләргә бардылар. Кайту юлында Ник.Баран авылының изге чишмәсенә кереп чыктылар. Экскурсия азагында А.М. Бутлеров каберендә булдылар.

18 июльдә хезмәт ветераны,  тыл хезмәтчәне, Урта Тигәнәле авылы кешесе Садыйков Минхаҗип Вагыйз улы туксанынчы туган көнен билгеләп үтте.

Күптән түгел Алексеевскиның бер хатын-кызы Кама елгасында батып үлде. Фаҗига җомга көнне, 13 июльдә булды.

2017 елда Зирекле авылы һәм хәзерге вакытта шәһәрләрдә яшәүче шул авылдан чыккан кешеләр көче белән зират яңа койма белән тотып алынды, юл капкалары куелды һәм хәзер дә шул ук кешеләрнең тырышлыгы белән зиратта тәртип һәм чисталык саклана.

Полициянең Алексеевск бүлеге хезмәткәрләре футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр. Алар Казанда чемпионат чараларын үткәрү чорында җәмәгать тәртибен сакладылар. Бу хакта җыелма отряд командиры, полиция подполковнигы Александр Краснов сөйли:

 

 

Районның велосөючеләре “МАҖАРАЛАР ТӘГӘРМӘЧЕ”  велопоходында катнашырга чакырылалар. 28-29 июльдә  Алексеевск-Речное маршруты буенча велосипедларда сәяхәт итү булачак.  

Алексеевскилылар Хәрби-Диңгез флоты көненә чакырылалар. 29 июльдә, Хәрби-Диңгез флоты көнендә, диңгезчеләргә һәм диңгез пехотачыларына багышланган монументны ачу булачак. Ачу тантанасы көндезге 12 гә планлаштырылган.

Делегациягә Алексеевск благочиниесе благочинные, протоиерей Павел Чурашов җитәкчелек итте.

 

 

Район хуҗалыклары бөртекле культуралар урып-җыюга республикада беренчеләр арасында керештеләр.

Шимбә көнне Алексеевск районы мөселманнары иртән иртүк бик уңайлы автобусларда Изге Болгарга, Татарстан Республикасы Спас районына юл алдылар, анда мөселманнарның  традицион “Изге Болгар Җыены” съезды узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International