Әйтергә кирәк, республика һәм районыбызның күренекле урыннары буйлап мондый күчмә чараларны Эчке эшләр министрлыгы ветераннары даими төстә оештырып торалар. Баштан эчке эшләр органнарының отставкадагы хезмәткәрләре Изге Чишмәгә, аннары Биләргә бардылар. Кайту юлында Ник.Баран авылының изге чишмәсенә кереп чыктылар. Экскурсия азагында А.М. Бутлеров каберендә булдылар.
Изге чишмәдә күптән булмаганнар, районыбызның хәзинәсе – Биләр чишмәсе үзгәрә, матурайганнан-матурая бара, дип билгеләп үттеләр. Табигать кочагында ветераннар рәхәтләнеп ял иттеләр. Саф һавада әңгәмә барышында челтерәп аккан су һәм кошлар сайравы астында Рәфис Шиһапов ветераннарга бүләкләр – кече ватаныбыз шагыйрьләре һәм язучыларының китапларын бүләк итте. Ул элеккеге участковый, отставкадагы милиция майоры Емельянов Сергейга “Россия Эчке эшләр министрлыгы ветераны” медале һәм милициянең участок инспекторлары хезмәте турындагы китапның юбилей басмасын бүләк итте.
Чара эчтәлекле һәм файдалы килеп чыкты. Ветераннар Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча бүлеге начальнигы Вячеслав Яковлевка барлык эшләрендә һәм башлангычларында җирле ветераннар оешмасына һәртөрле чаралар белән ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтәләр.