Алексеевск диндарлары һәм казаклары Казан Изге Мәрьям Ана иконасына багышланган тантаналы чараларда катнаштылар

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Делегациягә Алексеевск благочиниесе благочинные, протоиерей Павел Чурашов җитәкчелек итте. Благовещенск чиркәвендә  Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан гыйбадәт кылганнан соң бөтен Татарстаннан җыелган меңләгән дин әһелләре Казан урамнарыннан тәре йөреше белән уздылар. Хаҗ кылучылар изге иконаны Кремльдән Батурин, Карл Маркс һәм Миславск урамнарыннан Крестовоздвиженский чиркәвенә илттеләр. “Свет миру” яшьләр хәрәкәтендә катнашучы Вероника Фролова үз тормышында изге иконаның әһәмияте турында сөйләде һәм тәре йөрешеннән алган тәэсирләре белән уртаклашты:

       Казан Мәрьям Ана иконасы тормышымда һәм күп кенә кешеләр тормышында мөһим урын алып тора. Аның белән бик күп вакыйгалар бәйләнгән, алар безгә бик көчле йогынты ясадылар, ә кемнәрнеңдер язмышын үзгәрттеләр. Нәкъ менә шуның өчен правослау дөньясында бу иң хөрмәт ителә торган Изге Мәрьям ана образы. Кешеләр тәре йөрешенә  бөтен Россиядән һәм башка илләрдән тикмәгә генә җыелмаганнардыр. Тәре йөрешендә нинди хисләр кичергәнне сүзләр белән генә әйтеп бетерерлек түгел, моны кеше үзе тоярга тиеш.  

Тәре йөрешеннән күбрәк фоторәсемнәрне үзебезнең alekseyevsk.ru сайтыннан карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International