Алексеевскилылар Хәрби-Диңгез флоты көненә чакырылалар
29 июльдә, Хәрби-Диңгез флоты көнендә, диңгезчеләргә һәм диңгез пехотачыларына багышланган монументны ачу булачак. Ачу тантанасы көндезге 12 гә планлаштырылган.
Шулай ук бәйрәм программасында – Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр кую һәм Чиркәү мәйданында кичке концерт, ул кичке 6 да башланачак. Бәйрәм кунаклары өчен Бөтенроссия халыкара конкурслар лауреаты Айрат Ишмаев, шулай ук Казан артистлары һ.б.лар чыгыш ясаячак. Бәйрәм киче төнге 10 да салют белән тәмамланачак.
Бу көнне бистә урамнары буйлап гадәти булмаган автоколонна йөриячәк, аның составында көймә һәм бронетранспортёр булачак.