Полициянең Алексеевск бүлеге хезмәткәрләре футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә үз өлешләрен керттеләр. Алар Казанда чемпионат чараларын үткәрү чорында җәмәгать тәртибен сакладылар. Бу хакта җыелма отряд командиры, полиция подполковнигы Александр Краснов сөйли:
– Полиция хезмәткәрләре ике ай буена футбол матчларын үткәргәндә тәртипне саклау буенча үз вазыйфаларын үтәделәр, шулай ук төрле дәүләтләр һәм чит ил делегацияләренең югары вазифаи затларының Казанга килгәч һәм анда куркынычсызлыгын тәэмин иттеләр. Алексеевск тәртип сакчылары хезмәтләрен чыдап булмаслык эсседә дә, коеп җилле-давыллы яңгыр яуганда да югары дәрәҗәдә алып бардылар. Хезмәткәрләребез нигездә турыдан- туры Казансу елгасының яр буенда җанатарлар фестивалендә эшләделәр. Анда без җанатарларның, шул исәптән чил ит җанатарларының да куркынычсызлыгын тәэмин иттек. Фан-зонаның бөтен кунакларыкертү-чыгару пункты аша уздылар, анда безнең хезмәткәрләр кизү торды. Аңлашылмаучылыклар булмады, барысы да дустанә мөнәсәбәттә узды. Ә чит ил кешеләре гаять ачык һәм мәрхәмәтле булдылар.
Хезмәт вазыйфаларын үрнәк төстә үтәгәннәре өчен күп кенә хезмәткәрләр ведомство бүләкләре белән бүләкләнделәр. Мәсәлән, полициянең участок вәкиле Владислав Сәйфетдинов һәм өлкән инспектор Алексей Цыганов “Эчке эшләр министрлыгында бик яхшы хезмәт иткәне өчен” билгесе, полициянең өлкән участковые Тимур Мәрдәнов Эчке эшләр министрлыгы ТР буенча җитәкчелегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде, оперуполномоченный Евгений Балякинга һәм вакытлыча тоту изоляторы полицейские Александр Белкинга Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе начальнигының рәхмәте белдерелде. Җыелма отряд хезмәткәрләрен профессиональ яктан бик әйбәт әзерләгәне өчен бүлек начальнигы Вячеслав Яковлевка республика эчке эшләр министры Артем Хохорин хатка язып рәхмәт белдерде. Хәзерге вакытта хезмәт командировкасыннан кайткан бөтен хезмәткәр хезмәт итү урынындагы вазыйфаларын үтәүгә кереште.