Район хуҗалыклары бөртекле культуралар урып-җыюга республикада беренчеләр арасында керештеләр.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Алексей Козин, дүшәмбе көнне, 23 июльдә, “Востокзернопродукт”ның көньяк Алексеевск филиалы һәм “Алексеевск” халык предприятиесе басуларында көзге бодайны урып-җыю бара, дип хәбәр итте. Халык предприятиесендә 130 гектардан артык көзге бодай теземнәргә салынган. Биредә теземнәрне җыеп суктыруга керешкәннәр. ВЗПның көньяк филиалында “Надежда” сортлы көзге бодай 40 гектарга якын теземнәргә салынган һәм 110 тоннадан артык суктырылган. Аның дымлылыгы 15,5%, ә уңышлылыгы һәр гектардан 31,4 центнер тәшкил итә. Шул рәвешчә 2018 елгы урып-җыю кампаниясе башланды. Алексей Козин билгеләп үткәнчә, килеп туган һава шартлары аркасында урып-җыю узган елдагыдан ун көнгә диярлек иртәрәк башланды.