ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда “Россия” Саклык банкы һәм Google компаниясе белән берлектә “Бизнес-класс” белем бирү Програмасын гамәлгә ашыру дәвам итә.

2018 елның 9 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә район муниципаль берәмлекләренең вәкаләтле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар булачак. Сайлаулар Алексеевск  шәһәр җирлеге(8 нче округ),   Ромодан   (4 нче округ), Кыркүл   (5 нче округ), Зур Полянка  (3 нче округ)  авыл җирлекләрендә узачак.

25 июль. Автомобильгә утырабыз. Юлыбыз – Чуаш Майнасы авылына. Кузнецовлар гаиләсенә кунакка килүебезнең сәбәбе шатлыклы – авылның иң өлкән кешесе Мария Игнатьевна  бер гасырлык юбилеен бәйрәм итә. Котларга баруыбыз.

Алексеевскида урып-җыю кампаниясенә старт бирелде. Район җитәкчесе Сергей Демидов бу карарны күчмә семинар-киңәшмәдә кабул итте.


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

ЮХИДИның Алексеевск бүлеге начальнигы Илфат Җаббаров хәбәр иткәнчә, 26 июльдә район үзәгендә "Тоннель" операциясе узачак.

Алексеевск районы прокуратурасы Казан шәһәренең 47 һәм 46 яшьлек кешеләренә карата гаепләүне хуплады.

25 июльдә социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хәмзина, район ветераннар советы рәисе  Елена Макарихина, район газетасының баш мөхәррире  Ирина Монина  һәм Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты белгече  Ирина Ламбина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе  Черепанова Нина Николаевнаны 90 яше тулу көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Район җитәкчесе Сергей Демидов бу карарны  район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм фермерлар өчен күчмә семинар-киңәшмәдә кабул итте. Ул Ямкино авылы янындагы  “ВЗП көньяк Алексеевск филиалы” базасында узды.

 Бу атнада Алексеевск ш.т.б.да  хатын-кыз автомобильчеләр арасында «Автоледи-2018» республика бәйгесенең  муниципаль этабы узачак.

Без барыбыз да кулланучылар - көн саен нинди дә булса товар сатып алабыз һәм хезмәт күрсәтелә. Ләкин сатучылар гына кешеләргә һәрвакыт яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтә дип әйтеп булмый. Сәүдә нокталарында сатучыларның тупаслыгы, сыйфатсыз товар сату очраклары һәрберебезгә таныш. Шуңа күрә һәр кеше үз хокукларын белергә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International