Алексеевск районы прокуратурасы хәбәр итә

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Алексеевск районы прокуратурасы Казан шәһәренең 47 һәм 46 яшьлек кешеләренә карата гаепләүне хуплады.

Аларның 2018 елның 12 маенда балыкларның уылдык чәчү вакытында законсыз балык тоту максатында Алексеевск штб.дан ерак түгел Куйбышев сусаклагычында яшәүче балыкларның уылдык чәчү урыны булып торган Кама елгасы акваториясенә килеп, өреп кабартыла торган көймә ярдәмендә күпләп тоту коралы булган ятьмә куюлары ачыкланды.

 Нәтиҗәдә С. Һәм Д. 30 төрле балык тотып, РФның су-биологик ресурсларына 11200 сумлык зыян китерәләр. Гаепләнүчеләр үз  гаепләрен таныдылар, матди зыянны түләделәр. Суд гаеплеләрне  РФ Җинаятьләр кодексының 256 нчы маддәсе, 3 нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (тыелган балык тоту кораллары белән йөзмә транспорт чараларын кулланып, алдан килешү буенча су-биологик ресурсларны законсыз тоту) гаепле дип тапты.

 Суд икесен дә 2 ел срокка  ирекләреннән мәхрүм итте, шуның белән бергә 1 елга сынау срогы билгеләде.

 Хөкем карары үз көченә шикаять бирүгә бирелгән 10 көн узгач керәчәк. 24 июль, 2018 ел.

Алексеевск районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International